World News

Түбән Камадан биш кеше контракт буенча хезмәт итәргә китте

Түбән Каманың биш кешедән торган командасы контракт буенча хезмәткә китте. Аларны Үзәк хәрби округ һәм Төньяк флот бүлекчәләренә җибәрәчәкләр. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Моннан тыш, ир-атлар махсус хәрби операциядә катнашачак. Аларны туганнары белән Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, дин вәкилләре, шулай ук «Сугышчан туганлык» вәкилләре озатып калды.

1 августтан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарга 1,7 млн сумга кадәр акча бирелә. Түләүләр күләме арту РФ Президентының хәрбиләргә 400 мең сум федераль түләү (элек 195 мең иде) турындагы яңа карары белән бәйле, бу күрсәтелгән чорда махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүчеләргә кагыла.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Читайте на 123ru.net