World News

Миңнеханов «Зенит-Казан» җитәкчелеген һәм уенчыларын Суперкубокта җиңү белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубы спортчыларын һәм җитәкчелеген Россия Суперкубогында унынчы җиңүләре белән котлады.

Котлау телеграммасы клуб уенчыларына һәм башка хезмәткәрләргә, команданың өлкән тренеры Алексей Вербовка, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковка, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм ТР «Динамо» физкультура һәм спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка юлланган.

«Чын күңелдән барыгызны да Россия Суперкубогында искиткеч триумф белән котлыйм. Унынчы юбилей трофеен Татарстан спортчылары гадел һәм компромиссыз спорт көрәшендә яулады. Анда безнең егетләр үзләренең искиткеч осталыкларын, какшамас команда һәм көчле рухлы булуларын күрсәтте», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

«Зенитчыларның Татарстанның иң танылган волейболчыларының берсе — дөнья чемпионы Нил Фәсахов истәлегенә багышланган уенда җиңү яулаулары икеләтә куанычлы, республика волейбол мәктәбенең данлы традицияләренең дәвамлылыгын һәм уңышлы үсешен раслады», - дип өстәде ул.

«Татарстанда волейбол яратучылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән «Зенит-Казан» спортчыларына һәм тренерларына, уртак уңышка үз өлешен керткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм барыгызга да яңа уңышлар телим. Уңышлар Сезгә, ныклы сәламәтлек һәм бәхет», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Кичә «Зенит-Казан Мәскәүнең «Динамо» командасын 3:0 исәбе белән җиңде һәм чираттагы тапкыр Россия Суперкубогы иясе булды. 8 сентябрьдә ил чемпионатының беренче турында Казан спортчылары Белгородның «Белогорье» командасы белән уйнаячак.

Читайте на 123ru.net