World News

Тинчурин театры мәктәпләр өчен «Театрның яше юк» бәйгесе үткәрә

Россиядә гаилә елы уңаеннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсы үткәрә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль-конкурста Татарстан Республикасының барлык мәктәп һәм гаилә театрлары катнаша ала. Әлеге фестиваль-конкурсны уздыру театрыбыз белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыта, укучыларны тәрбияләүдә уңай йогынты ясый. Моннан тыш ул балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайта, әдәбияткә уңай мөнәсәбәт, патриотлык һәм гражданлык хисләре уята, туган телебезгә хөрмәт тәрбияли.

Фестиваль-конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Фестиваль-конкурста Татарстан Республикасының гомумбелем бирү мәктәпләренең 5-11 нче сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары катнаша ала.

Спектакльнең төп шартлары: спектакль Махсус хәрби операциягә, театрга, гаилә кыйммәтләренә, Кәрим Тинчурин һәм башка милли классик әдипләребез иҗатына бәйле һәм башка үзегез теләгән ирекле темаларга иҗат ителә ала. Вакыты 20 миннуттан артмаска тиеш. Һәр катнашучы коллективның 30 кешедән торган җанатары булу шарт. Катнашучылар үзләренә һәм җанатарларына чыгыш ясаган көнне кич буласы спектакльгә билет алырга тиеш («Пушкин картасы» ярдәмендә дә мөмкин).Мәктәп театрлары белән гаилә театрлары аерым бәяләнәчәкләр.

2024 елның 1 октябренә кадәр электрон элемтә аша гаризалар кабул ителә. Җиңүчеләр 2024 елның ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Гала-концертта булачак. Җиңүче итеп игълан ителгән мәктәпне һәм гаиләне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үз канаты астына ала.

Читайте на 123ru.net