World News

Татарстан Дәүләт Советына сайлау көнне фотоконкурста катнашучылар бүләкләр ота алачак

Иртәгә Татарстанда Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Сайлаучылар өчен #БөтенГаиләбеләнСайлауларга #ТатарстанАлга республика фотоконкурсы үткәреләчәк. Ул Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елына багышланган.

Конкурс көн дәвамында 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьтән кадәр узачак. Республикадан һәр гаилә катнашып, 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен һәм Lada Vesta машинасын ота ала, дип хәбәр итә конкурсның матбугат хезмәте. Барлыгы 12 телефон уйнатыла.

Катнашу өчен, 2024 елның 8 сентябрендә сайлау участогы янында (тышта) махсус беләзек (тавыш бирүчеләргә бирелә торган) киеп, гаилә белән фотография/селфи ясарга кирәк. Шул ук вакытта фотоның сайлау участогы эчендә төшерелмәгән булуы мөһим.

Әлеге фотографияне 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр социаль челтәрләрдәге шәхси битеңдә урнаштырырга кирәк. Постта ике мәҗбүри хэштэг куелган булырга тиеш: #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга.

Фотоконкурста паспортында республика территориясендә даими пропискасы булган Татарстанда яшәүче катнаша ала.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, катнашучының фото урнаштырырга теләгән социаль челтәрләрдәге шәхси бите яки аккаунты ачык һәм 18 яше тулган физик затныкы булырга тиеш.

Барлык мәҗбүри шартлар белән фотоконкурсның ВКонтакте социаль челтәрләрендәге «Татарстан Алга» бергәлегендә, 2024 елның 8 сентябрендәге фотоконкурс кагыйдәләре бүлегендә танышырга мөмкин.

Бүләкләр 2024 елның 8 сентябрендә ТНВ телеканалында турыдан-туры трансляция вакытында уйнатылачак. Трансляция ВКонтакте социаль челтәрләрендәге «Татарстан Алга» бергәлегендә кабатланачак.

Бүләкләр уйнату расписаниесе:

08:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату

09:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату

10:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату

11:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату

12:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату

13:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату

14:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату

15:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату

16:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату

17:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату

18:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату

19:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату

20:20 – Lada Vesta автомобилен уйнату (вакыты үзгәрергә мөмкин, төгәл вакыты 2024 елның 8 сентябрендә ВКонтакте социаль челтәрләрендәге «Татарстан Алга» бергәлегендә игълан ителәчәк).

*Фотоконкурс лотерея түгел, куркынычка нигезләнмәгән, реклама түгел, фотоконкурста катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла.

  • Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
  • Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».
  • 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на 123ru.net