World News

Зәй хәрбиләре, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, якыннарына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алты хәрбинең әти-әнисе, якыннары Батырлык орденын һәм «Батырлык өчен» медален алды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

– Бүгенге көндә 500дән артык зәйле фронт сызыгында. Командирлары әйтүенчә, алар иң җаваплы урыннарда һәм, әлбәттә, илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр, территориябезнең һәр метрын саклап калалар, кызганыч, кайчакта үз гомерләре бәрабәренә. Безнең активистлар махсус хәрби операция уздыру зонасына еш гуманитар ярдәм озата бара, анда безнең хәрбиләргә нәрсә белән очрашырга туры килгәнен күрәләр. Без Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргән егетләребезне онытмыйбыз. Һәлак булганнарның исемнәре мәңгеләштереләчәк, – диде чыгышында Разиф Галиевич.

Бу көнне Батырлык ордены белән, һәлак булганнан соң, рядовой Сергей Горячев, прапорщик Эдуард Садыйков, рядовой Дмитрий Смирнов, рядовой Иван Игнатьев, өлкән сержант Дмитрий Киселев бүләкләнде. Орденнарны аларның әти-әниләре, якыннарына Разиф Галиевич белән хәрби комиссариаттан белгеч-эксперт Георгий Борисов тапшырды.

Ә Николай Фроловның әти-әнисенә «Батырлык өчен» медале тапшырылды. Николайны үзе исән чагында – 2024 елның 25 апрелендә әлеге медаль белән бүләкләү турында Россия Президенты карары чыккан. Кызганыч, Николай Николаевич 2 майда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Ул медальне ала алмыйча калды. Николай Фролов Россия Президенты карары белән шулай ук Батырлык орденына (һәлак булганнан соң) тәкъдим ителгән.

Чарада һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Читайте на 123ru.net