World News

Лениногорск нефть техникумында яңа остаханәләр ачылды

Лениногорск нефть техникумында «Профессионалитет» федераль проекты ягулык-энергетика комплексының белем бирү-производство үзәген ачу тантанасы булды. Бәйрәм чарасы студентларның флешмобыннан һәм Россия, Татарстан флагларын алып чыгудан башланды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

«Минемчә, ел бездә аеруча нәтиҗәле узар. Бүген техникумда «Профессионалитет» грант проекты кысаларында яңа остаханәләр ачыла. Әлеге проект Россиядә һөнәри белем бирү оешмалары арасында менә өченче ел гамәлгә ашырыла. Безнең студентларга яңа программаларны үзләштерү, яңа остаханәләрдә шөгыльләнү, яңа җиһазлар белән эшләү мөмкинчелеге барлыкка килде. «Татнефть» компаниясе ярдәмендә Лениногорск техникумының куәтле матди-техник базасы бар, Компания безнең уку йорты өчен алга барырга һәм үсәргә ярдәм итә. Без компания өчен белгечләр әзерлибез. Уңышлы уку елы һәм яңа ачышлар телим!» - диде Лениногорск нефть техникумы директоры Игорь Врублевский.

Тантаналы линейкада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән мәгариф үсешенә зур өлеш керткән техникум укытучылары бүләкләнде. Чыннан да, алар техникум горурлыгы булып тора. Шулай ук техникумда бик яхшы билгеләргә генә укучы студентларга грамоталар тапшырылды, техникумда 86 студент «бик яхшы» билгесенә укый.

Менә алты дистә елдан артык Лениногорск нефть техникумы нефть-газ чыгару тармагы өчен кадрлар әзерли һәм меңләгән урта звено белгечләрен укытып чыгарды. Быел техникумга 422 беренче курс студенты килде, барлыгы 1400дән артык студент укый. Федераль проект студентларга киләчәктә партнер предприятиеләрнең берсенә эшкә урнашырга, яңача белем алырга һәм үз эшенең осталары булырга мөмкинлек бирәчәк.

Читайте на 123ru.net