World News

Татарстан Дәүләт Советына сайлауда көндезге 12 гә 32,2 процент кеше тавыш биргән

Татарстан Дәүләт Советына сайлауда көндезге 12 гә сайлаучыларның 30 проценттан артыгы тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Выборы» дәүләт мәгълүмати системасы белешмәсе буенча, көндезге сәгать 12 гә сайлауга килү күрсәткече 32,2 процент тәшкил итә», – диелә хәбәрдә.

  • Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на 123ru.net