World News

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда мөслимлеләр актив катнаша

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда Мөслим халкы актив катнаша.

Районда тавыш бирү иртәнге 7.00 сәгатьтә башланып китте һәм 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү бердәм исемлек һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча үтә. Мөслим районы 43 санлы Ык буе бер мандатлы сайлау округы составына керә. Тавыш бирергә килгән һәр сайлаучы ике бюллетень ала. Бер бюллетень партия исемлеге буенча булса, икенче бюллетень – бер мандатлы сайлау округы буенча. Кайбер сайлау участокларында сайлаучыларга өч бюллетень бирелә, чөнки берничә участокның бер мандатлы сайлау округларында җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына да депутатлар сайлана.

Мөслим районы территориясендә 30 участок сайлау комиссиясе эшли. Биш участок комиссиясе район үзәгендә урнашкан. Барлык участокларда да район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кизү тора.

1986 санлы Банк сайлау участогы «Мизгел» яшьләр үзәгендә урнашкан. Участок сайлау комиссиясе эшне 1284 сайлаучы белән башлады. Шулар арасында дүрт яшь сайлаучы да бар. Беренче тапкыр сайлаучыларга участокта истәлек бүләкләре дә әзерләгәннәр. Сайлау участогында иртәдән үк җанлылык хөкем сөрә, татар җырлары яңгырый. Халык та иртәдән үк активлык күрсәтә. Участокта гриппка каршы вакцина ясатырга да мөмкин.

Мөслим авылындагы 1987 санлы сайлау участогында 1150 сайлаучы теркәлгән. Район башлыгы Альберт Хуҗин гаиләсе белән шушы участокта тавыш бирде. Район башлыгы сайлау комиссиясендә эшләүчеләргә – уңышлар, ил-көннәргә иминлек, тынычлык теләде.

Сайлау участогында кан басымын үлчәтергә һәм гриппка каршы вакцина ясатырга мөмкин. Альберт Хуҗин да вакцинация үтте.

1987 санлы сайлау участогында көндезге 12.00 сәгатькә 448 сайлаучы тавыш бирергә өлгерде. Әлеге сайлау участогында Мөслим районы кураторы – ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов та тавыш бирде. Альберт Борһанов Мөслимдә сайлаучыларның сайлауларда актив катнашуын билгеләп үтте, сайлау участокларында бәйрәм рухы хакимлек итүен, халыкның күңеле күтәренке булуын әйтте.

1989 санлы сайлау участогы Мөслим гимназиясендә урнашкан. Участокта сайлаучыларның активлыгы күзәтелә, күпләр гаиләләре белән тавыш бирергә килә. Мөслимнең ихтирамлы, үрнәк гаиләләренең берсе Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар тавыш бирергә уллары, киленнәре һәм оныклары белән килде. Гаилә башлыгы Рушат Солтанов бик шатланып үз фикерләре белән уртаклашты:

– Сайлауларда без һәрвакыт гаиләбез белән катнашабыз. Бүген дә улларыбыз, киленнәребез һәм оныкларыбыз белән бергә тавыш бирергә килдек. Сайлауларда тавыш бирү – үз гражданлык хокукларыңны куллану һәм илдәге вәзгыятькә үз карашыңны белдерү ул. Шөкер, бүген республикабызда һәм районыбызда матур яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын! Киләчәк тормышыбыз тагын да матур һәм сөенечле булсын!

Солтановлар гаиләсе «Гаилә белән сайлыйбыз» акциясенә кушылып фотога да төштеләр.

Акциядә катнашып, районнан ике гаилә айфон отарга да өлгерде.

ТР Дәүләт Советына сайлаулар Мөслимдә бәйрәм төсен алды. Мөслим авылының үзәк мәйданында ярминкә гөрли. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясенә зур урын бирелгән. Эре терлек һәм каз ите, колбаса, сөт сатыла. Алма, груша, җиләк кебек бакча җимешләре дә бар. Умартачылар бал һәм умартачылык продуктлары белән сәүдә итә. Бакча гөлләре һәм куаклар тәкъдим ителә. Моннан тыш көнкүреш кирәк-яраклары һәм киемнәр, аяк киемнәре дә бар.

Көндезге 12.00 сәгатькә районда барлык сайлаучыларның 6267се тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 42 процентын тәшкил итә.

Читайте на 123ru.net