World News

Андрей Кондратьев: Татарстанда сайлау кампаниясе хәвеф-хәтәрсез тәмамланды

Татарстанда Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү закон нигезендә узды. Тавыш бирү барышына тәэсир итүче хилафлыклар теркәлмәгән. Туып торган сораулар оператив эшкәртелгән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

«Тавыш бирү өчен барлык участоклар төгәл 20.00 сәгатьтә ябылды. Тавышлар санала башлады – бу сайлау кампаниясенең мөһим этабы. Күзәтүчеләр эше тавышлар саналып беткәнче дәвам итәчәк. Сайлау барышын сәяси партияләрдән, депутатларга кандидатлар арасыннан һәм Иҗтимагый палатадан 16 меңнән артык күзәтүче контрольдә тотты», – диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, сайлау участокларыннан мөрәҗәгатьләр, хәвефле хәбәрләр булмаган. Хокук саклау органнарының оператив штабы мәгълүматлары буенча, хәвеф-хәтәрләр теркәлмәгән, диде спикер.

Кондратьев Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтына 150 меңләп потенциаль куркыныч тәэсир ясалганын хәбәр итте. «Бу сан эчендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтына да тыкшыну бар. Мәгълүмати һөҗүмнәр Россия төбәкләрендә тавыш бирүнең барлык көннәрендә дә – 6-8 сентябрьдә барды», – дип билгеләп узды ул.

Мәсәлән, 7 сентябрьдә интернетта Татарстанның сайлау участокларында күзәтүчеләр күпсанлы хилафлыклар теркәп бара дигән мәгълүмат пәйда булды. Гәрчә республикада сайлау 8 сентябрьдә генә узса да.

Үзәк сайлау комиссиясенең берничә ялган төбәк сайтлары барлыкка килгән. Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, мондый хәл беренче тапкыр. Ялган сайтларны ябар өчен, РФ Үзәк сайлау комиссиясе Роскомнадзорга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.

«Ботлар армиясе дезинформациясе – мәгълүмати сугыш картинасы, ул безнең күз алдында. Мәгълүмати басымга карамастан, Татарстанда сайлау кампаниясе закон таләпләре буенча узды. Хәвеф-хәтәрсез тәмамланды», – дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Аның сүзләренчә, бердәм тавыш бирү көнендә нигездә фейклар, тикшерелмәгән мәгълүмат таралган. «Шул ук вакытта хәбәрләр аноним, сайлау участоклары номерлары күрсәтелмәгән. Минем исемнән дә берничә тапкыр ялган аккаунтлар туып торды. Бу сайлау кампаниясендә бишенче тапкыр булды. Мин анда хезмәткәрләремә, территориаль сайлау комиссияләренә җитди күрсәтмәләр биргәнмен. Беркем зыян күрмәде», – диде Кондратьев.

Тавыш бирү көнендә республика Үзәк сайлау комиссиясенә дүрт мөрәҗәгать килде. Партияләрдән һәм депутатлыкка кандидатлардан шикаятьләр булмады. Төбәк һәм федераль кайнар элемтәгә мәгълүмати характердагы 720 шалтырату кабул иттек.

«Кешеләрнең сайлау участокларына килеп, үзләрен исемлектә тапмаган очраклар булды. Шунда ук чарасын күрдек. Системада өзеклекләр белән бәйле булган ул», – диде спикер.

Сайлауның якынча нәтиҗәләре 9 сентябрьдә билгеле булачак. Гомумии нәтиҗәләр барлык сайлау комиссияләре тавышларны санап бетергәч ясалачак.

  • Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау узды. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана.Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на 123ru.net