World News

Казанда «Бөек әхлак иясе» дип исемләнгән Мәүлид кичәсе узды

8 сентябрьдә Казанда «Бөек әхлак иясе» дип исемләнгән Мәүлид кичәсе узды. Аны Дагыстан мөфтияте Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең мөселман яшьләре активы белән берлектә оештырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Әлеге чарада катнашкан шәрәфле кунаклар арасында Дагыстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Магомед Мөслимов, Дагыстан Республикасы мөфтие ярдәмчесе Мөхәммәд Мөхәммәдов, дин белгече Магомедрәсүл Гимбатов, Дагыстан мөфтиятенең Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Израил Мөхәммәдбасыйров һәм башкалар бар иде. Мәүлид кичәсенең хөрмәтле кунакларыннан шулай ук Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды.

Камил хәзрәт дин кардәшләребезгә Рабигыль-әүвәл аеның фазыйләтләре хакында нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул һәрбер мөселман кешесе Пәйгамбәребезнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәте буенча яшәргә тиеш дип белдерде.

Мөфти ассызыклаганча, Раббыбызга булган мәхәббәт Пәйгамбәребезгә салләллаһу галәйһи вә сәлләм иярү аша чагылыш таба. Әгәр дә кеше Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтен үтәмәсә, бу аның Раббыбызны яратмавы хакында сөйләргә мөмкин.

«Рәхмәтләр арасында иң зурысы – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килүе, – диде Камил хәзрәт. – Раббыбызның әлеге рәхмәтенә мөселманнар шатланырга тиеш. Раббыбыз безгә акыл-зиһен бирсә иде, Пәйгамбәребезне салләллаһу галәйһи вә сәлләм яратып, сөеп, аның тормыш юлын өйрәнеп, сөннәтенә ияреп яшик», – диде мөфти.

Мәүлид кичәсе барышында нәшидлар һәм мөнәҗәтләр әйтелде, Татарстан һәм Дагыстан республикаларының күренекле дин белгечләре, иҗат коллективлары чыгышлары яңгырады. Шулай ук MuslimQuiz – мөселман аудиториясенең эрудициялелеген арттыруга юнәлдерелгән интеллектуаль уен уздырылды.

Читайте на 123ru.net