World News

Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советы депутатларын сайлауның якынча нәтиҗәләрен атады

ТР Үзәк сайлау комиссиясе VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда беркетмәләрнең 100 процентын эшкәртеп бетерде. Тавыш бирүдә сайлаучыларның гомуми саныннан 71,63 проценты катнашкан. Тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре буенча, «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе 76,75 процент тавыш җыйган. Бу хакта бүген Казанда узган йомгаклау матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү тәмамланды. Сайлаулар тыныч, оешкан, законга ярашлы, ачык һәм халыктан яшерен булмаган рәвештә үтте. Бу безнең уртак казаныш, сайлау системасының, гражданлык җәмгыятенең барлык институтларының җитлеккәнлеген раслаучы күренеш. Бүген без тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләрен атыйбыз, иртәгә исә ТР Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләү турында карарны карарга тиеш була», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, 8 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, илнең төрле субъектларында төбәк башлыкларын, закон чыгару җыелышлары депутатларын, муниципаль депутатларны сайлаулар узды. Тавыш бирүдә 57,5 миллионнан артык россияле, ягъни Россия Федерациясе сайлаучыларының яртысыннан артыгы катнаша алды. Барлыгы 4 меңнән артык сайлау кампаниясе узды «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2,9 миллионнан артык кеше актив сайлау хокукына ия.

«Татарстанда иртәнге 8:42 сәгатькә сайлау бюллетеньнәренең 100 проценты эшкәртеп бетерелде. Тавыш бирүдә сайлаучыларның гомуми саныннан 71,63 проценты катнашты. Бердәм республика сайлау округы буенча беркетмәләрнең 100 процентын эшкәрткәннән соң, Татарстанда тавыш бирүнең якынча йомгаклары: «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе – 76,75 процент, «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» – 10,54 процент, ЛДПР – 4,41 процент, «Яңа кешеләр» – 4,21 процент, «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен» – 3,27 процент», – диде Кондратьев.

Бер мандатлы сайлау округларының күпчелегендә «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе вәкилләре җиңү яулады, дип өстәде ул. Шулай ук Татарстан парламентының яңа чакырылышында ЛДПРдан ике вәкил, «Яңа кешеләр» партиясеннән ике вәкил, «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» партиясеннән бер вәкил һәм үз-үзен тәкъдим итүче ике кандидат тәкъдим ителәчәк.

«Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яңа составында барлык биш парламент партиясенең дә депутатлары була. Бу якынча нәтиҗәләр», – дип ассызыклады Кондратьев.

Округ сайлау комиссияләре 49 бер мандатлы сайлау округындагы нәтиҗәләрне билгеләде. Чистайдагы 34-нче сайлау округында сайлау кичектерелде. Тавыш бирү көненә биредә бер генә теркәлгән кандидат калган.

«Бер мандатлы округта тавыш бирү 2024 елның 1 декабренә кадәр кичектерелде», — дип ачыклык кертте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Гомумән алганда, Татарстанда тавыш бирү барышына һәм сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясый торган бозулар теркәлмәгән. Сайлаулар буенча барлык мәгълүмат ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында ачык кулланылышта урнаштырылган.

Читайте на 123ru.net