World News

Казаннан махсус хәрби операция зонасына инде 78 фура гуманитар ярдәм җибәргәннәр

Казаннан махсус хәрби операция зонасына инде 15 гуманитар ярдәм колоннасы, яки 78 фура җибәргәннәр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Махсус хәрби операция катнашучыларына адреслы ярдәм күрсәтүдән тыш, без шефлыкка алынган төбәкләр һәм хәрби хезмәткәрләребез өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәбез. Шушы вакыт эчендә без 1,5 мең тонна гуманитар йөк җибәрдек: 15 колонна, 78 фура тирәсе. Бу эшне дәвам итәчәкбез», - диде шәһәр башлыгы.

Ул шулай ук махсус операциядән кайткан хәрбиләрне социализацияләүгә комплекслы әзерләнергә кирәк, дип билгеләп үтте. Шул исәптән аларга дәвалану һәм тернәкләнү, яңа һөнәрләргә интеграцияләнүдә ярдәм күрсәтергә.

Читайте на сайте