World News

Миңнеханов Россия Дәүләт Советы комиссияләренең берсенең составына кертелде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары башкарма органнары эшчәнлеген координацияләү һәм нәтиҗәлелеген бәяләү буенча комиссиясе составына кертелде. Боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Документта Татарстан җитәкчесе шулай ук Россия Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе буларак та күрсәтелгән.

РФ субъектлары башкарма органнары эшчәнлеген координацияләү һәм бәяләү буенча комиссия башлыгы итеп Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, ә урынбасарлар итеп РФ Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы секретаре Алексей Дюмин, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин һәм вице-премьер Марат Хөснуллин билгеләнде.

Читайте на 123ru.net