World News

Таҗикстан баш мөфтиен мәчеттә пычак белән яралаганнар

Дүшәнбе Үзәк мәчетендә Голәмәләр шурасы рәисе, Таҗикстан баш мөфтие Сәидмөкаррәм Габделкадыйрзадәне пычак белән яралаганнар. Бу хакта республиканың Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, мөфтигә мәчеттә булган кешеләрнең берсе һөҗүм иткән. Мөфти җиңелчә яраланган, беренче ярдәм күрсәткәннән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

«Чәршәмбе Дүшәнбе шәһәре Үзәк мәчетендә кичке намаз тәмамланганнан соң бер граждан хулиганлык ниятеннән Таҗикстан Республикасы Голәмәләр шурасы рәисе Сәидмөкаррәм Габделкадыйрзадәгә кадый-кисә торган предмет (пычак) белән бәргән», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Таҗикстан Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, һөҗүм итүчене мәчет янында кизү торган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тоткарлаган. Аның исеме хәбәр ителми.

Читайте на 123ru.net