World News

«Алтын минбәр» кинофестивале җиңүчеләре билгеле булды

Казанда «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале лауреатлары игълан ителде. Аларның исемнәре чараны ябу тантанасында билгеле булды. Тантана Галиәсгар Камал исемендәге театрда узды.

«Фестиваль – ул кинематографның, төрле илләр киноиндустриясенең үсеше кисеме. Бу сәнгатьнең бик үк массакүләм төре түгел, шулай да Казан кино сөючеләр күп булган шәһәр булып санала», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Тантана вакытында аңа Россия мөселманнарының «Казанышлары өчен» медале тапшырылды.

Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы буларак гран-прины режиссер Алексей Романовның «Легенда вечных снегов» фильмы алды.

Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде:

  • иң яхшы тулы метражлы уен фильмы режиссеры – Салават Юзеев;
  • иң яхшы тулы метражлы уен фильмы актеры – Улмас Ораев, «Эволюция» фильмы;
  • иң яхшы тулы метражлы уен фильмы актрисасы – Сепиде Арман, «Газель» фильмы;
  • иң яхшы кыска метражлы уен фильмы – «Честь» фильмы, режиссеры Рафаэль Мукаев;
  • иң яхшы документаль фильм – «20 лет спустя» фильмы, режиссеры Муса Туре;
  • иң яхшы анимацион фильм – «Бумажные цветы» фильмы, режиссеры Рамак Әмин Каземи;
  • тулы метражлы уен фильмында иң яхшы оператор эше – «Бауырына Салу» фильмы;
  • тулы метражлы уен фильмында иң яхшы сценарий – «Гашыйклар тавы» фильмы;
  • милли конкурста иң яхшы фильм – «Монисто» фильмы, режиссеры Гөлназ Галимуллина;
  • милли конкурсның аерым номинацияләрендә шулай ук Сергей Киатровның «Амина», Алексей Барыкинның «Руки маэстро», Булат Сабитовның «Я приду» фильмнары призлар алды;
  • Татарстан Рәисеннән «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» махсус призы һәм 500 мең сум – режиссер Рәүф Кубаевның «Телсез күке» фильмы.

«Кинофестиваль – ул уникаль мәйданчык, бу зур тормыш процессында катнашучыларның һөнәри үсеш мәктәбе. Бу үзеңне хезмәттәшләрең белән чагыштырып карау мөмкинлеге. Фестиваль халыкара гуманитар элемтәне ныклап урнаштыруга зур өлеш кертә», - дип котлады гуманитар номинациядә җиңүчене ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

  • «Татарстан кинематографына өлеш кертүе һәм үстерүе өчен» махсус призы – тавыш режиссеры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Кораблев;
  • Зөфәр Бохараев исемендәге «Кино сәнгатенә ышанычы өчен» махсус призы – режиссер Юрий Гвоздьның «Краски памяти» документаль фильмы;
  • РФ кинематографистлар берлеге кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе дипломы – режиссер Әхмәд Әлхәсәвинең «Кисло-сладкий» фильмы;
  • РФ кинематографистлар берлеге кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе призы – режиссер Прасанна Витханагеның «Рай» фильмы;
  • «Сугыш һәм тынычлык — яңа территорияләр» махсус программасы дипломы – режиссер Фәрит Фарисовның «Ну, здравствуй, дорогая» дүрт минутлык видеололигы, режиссер Зөфәр Дәүләтшинның «Zаряжены победой» видеоролигы;
  • Тамашачылар симпатиясе махсус призы – режиссер Юнес Бен Хаджрианың «Суфизм» фильмы;
  • «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивален үстерүгә керткән өлеше өчен диплом – Бөтенроссия дәүләт кинематография институты студенты Әмир Аббәсов.

«Мин кинофестивалебезнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы булып торам, әмма миңа конкурстан тыш үзенең ике студент эшен тәкъдим иткән улыма аерым теләктәшлек белдерү мөһим булды», - дип уртаклашты «Татар-информ» хәбәрчесе белән РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббәсов

  • «Жюриның махсус билгеләп үтүе» махсус призы – режиссер Хаобам Пабан Кумарның «Сын Иосифа» фильмы;
  • NetPAC жюрисы махсус призы – режиссер Фикрәт Рәйханның «Стеклянный занавес» фильмы;
  • «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең «Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» махсус призы: режиссер Руслан Акунның «Рай под ногами матерей» фильмы, режиссер Абделила Эль Джаухариның «Раб» фильмы;
  • «Рухи кыйммәтләрне саклауга керткән өлеше өчен» махсус призы - «Татаркино» директоры урынбасары Лилия Борһанова, продюсер Светлана Бохараева.

Читайте на 123ru.net