World News

Муниципаль районнар «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеме өчен көрәшәчәк

ТР муниципаль районнары «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында мәдәни программа тәкъдим итәчәк.

Чара кунаклары һәр муниципалитетның уникаль мәдәни коды белән тарихи-мәдәни күргәзмәләр, иҗат коллективлары чыгышлары, туристлык маршрутлары, милли ашлар һәм халык сәнгать һөнәрләре презентацияләре аша таныша ала.

Бу атнада программа Балтач, Чистай һәм Мамадыш районнарында яшәүчеләргә тәкъдим ителә. Киләсе атнада Зәй, Кама Тамагы, Кукмара, Азнакай һәм Кайбыч районнарында чаралар уза.

Сентябрьнең соңгы атнасында мәдәният үзәкләрендә Әлки, Чаллы, Питрәч, Тукай һәм Яңа Чишмә районнарын көтәләр.

Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 22 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр төрле мәйданчыкларда уздырыла. Быел ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышлана.

Читайте на 123ru.net