World News

Татарстанда җәйге һава торышы саклана, нормадан 5-8 градуска җылырак була

Көчле континенталь антициклон йогынтысында республикада аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге тараткан фараздан билгеле булды.

Якындагы көннәрдә уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан 5-8 градуска артыграк була. Бу вакытта сизелерлек явым-төшем көтелми, ди синоптиклар.

Аерым алганда, җомга, 13 сентябрьдә, Татарстанда һава температурасы төнлә +6..+11 градус (көнбатышта +16), көндез +21..+ 26 градус көтелә.

Шимбә һәм якшәмбе, 14 һәм 15 сентябрьдә, бераз салкынрак була: төнлә +3.. +9 градуска кадәр (төбәкнең көнбатышында +12 градуска кадәр) һәм көндез +20..+25 градуска кадәр.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, киләсе атнада дүшәмбе һәм сишәмбе, 16 һәм 17 сентябрьдә, явым-төшем ихтималы аз. Көндез республикада һава температурасы +20..+25 градуска кадәр күтәрелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге декада фаразын таратты, анда 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр төбәктә уртача температура нормадан 5 градуска артыграк булачак диелгән иде. Татарстан өчен бу вакытта һава температурасы +11,7 градус, ә Казан өчен +12,2 градус була. Моңа кадәр синоптиклар әбиләр чуагы килүе турында хәбәр итте һәм аномаль җылылыкның сәбәпләрен аңлатты.

Читайте на 123ru.net