World News

Татарстан вице-премьеры Рубежноеда мәктәпне төзекләндерү барышын тикшерде

Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Рубежноедагы 2 нче мәктәптә ремонт-төзекләндерү эшләре башлануын тикшерде. Күчмә тикшерү вакытында подрядчының эш торышы күзәтелде.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан шефлык итә торган территорияләргә сәфәре вакытында республика белгечләренә мәктәпне көзге-кышкы чорга әзерләргә кушкан иде.

Хәзерге вакытта объектта зыян күргән түбә участоклары демонтажлана. Түбә ябу эшләреннән тыш, төзүчеләргә уку йортының тәрәзә пыялаларын алыштырырга кирәк булачак.

Читайте на 123ru.net