World News

Заһид Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» балалар балеты спектакле әзерләнә

Яңа сезонда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Заһид Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» балеты күрсәтеләчәк.

«Яңа ел каникулларына Александр Полубенцев куелышында «Сихерләнгән малай» балалар балеты премьерасы әзерләнә. Проект Казан хореография училищесы белән берлектә тормышка ашырыла», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге яңа сезон ачылышына багышланган пресс-релизында.

«Нинель Юлтыева училище репертуарында татар спектакле булуын тели иде – ул булачак. Хәзер аның буенча эш бара. Тиздән сезне премьерага да чакыра алырбыз», – дигән иде Нинель Юлтыевага истәлек тактасы ачылу тантанасында училище директоры Татьяна Шахнина.

  • Заһид Хәбибуллиның балалар балеты төрле редакцияләрдә «Сихерләнгән малай» һәм «Раушан» исемнәрен йөртә. Либретто авторы – Габдрахман Сәлимов.
  • «Раушан» балеты 1961 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында куела һәм Раушан партиясен Нинель Юлтыева башкара. 1974 елда яңа редакциядә «Сихерләнгән малай» исемен ала.

Читайте на 123ru.net