Волонтерлар Актаныш районы халкыннан махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүне сорый
Актаныш районында эшләүче «Без бергә» фонды волонтерлары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать белән чыкты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Актаныш районыннан ноябрь бәйрәмнәре алдыннан махсус хәрби операциядәге батырларга унбишенче гуманитар ярдәм озату планлаштырыла. «Без бергә» волонтерлары район халкына әлеге уңайдан мөрәҗәгать белән чыкты. Чөнки ярдәм әзерләү бик акрын бара.
«Хәерле көн, халкым! 15нче гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәбез. Көннәр көзге суыкларга авышу сәбәпле, егетләргә ярдәм бик күп кирәк була. Сезнең ярдәм белән кулдан килгәнчә аларны сөендерергә иде. Хәрбиләргә киемнәрдән - җылы оекбаш (кулдан бәйләнгәне түгел), 48-56нчы үлчәмдәге эчке киемнәр, футболкалар, җылы эчке кием, җылы башлыклар, җылы эш перчаткалары, 40-45 үлчәмдәге көзге җылы кроссовкалар кирәк.
Азык-төлектән чикләвекле батончиклар, пакетлы кофе-чәйләр, консервалар, тушенкалар, күп күләмдә эчә торган суга ихтыяҗ зур.
Медикаментлардан жгут, авыртуны баса торган, кан басымыннан, диареядан, ашказаны авыртудан, салкын тиюдән дарулар, күп күләмдә бинтлар китерсәгез иде.
Махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәкле әйберләрне «Яшьлек» яшьләр үзәгендә кабул итәләр. Кабул итү вакыты 08:00- 16:00 сәгатьләр, төшке аш вакыты: 11:00-13:00 сәгатьтә.