World News

Яңа Чишмә районы Зирекле авылында Кабак бәйрәме булды

Яңа Чишмә районы Зирекле авылында мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта бик матур бәйрәм - Кабак бәйрәме оештырганнар. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» Зирекле авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренә сылтама белән хәбәр итә.

Беренче тапкыр уздырылачак әлеге чара бәйге итеп игълан ителгән. Өч гаилә бәйгедә катнашырга теләк белдергән. Алар - Лотфуллиннар, Галимовлар һәм Мөбарәкшиннар гаиләсе. Гаиләләргә өч бирем өй эше итеп бирелгән булган;

- кабактан кызыклы эшләнмә ясау

- кабактан ризык әзерләү

- иң зур кабакны алып килү.

Гаиләләр өй эшләрен әзерләп килгәннәр һәм мәйданчыкка куелган өстәлләр матур, кызыклы эшләнмәләр, тәмле ризыклар белән тулган. Бәйге барышында жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмаган, чөнки барысы да бик оста башкарган.

Нәтиҗәдә «Кабактан ясалган кызыклы эшләнмә» номинациясендә Лотфуллиннар гаиләсе җиңү яулаган. «Кабактан иң тәмле ризык» номинациясендә Галимовлар җиңгән. Ә инде «Иң зур кабак» номинациясендә Мөбарәкшиннар гаиләсенә тиңнәр булмаган - алар 20 килолы кабак үстергән.

«Әлеге җиңүләр – һәр гаиләнең хезмәт нәтиҗәсе. Катнашкан гаиләләргә чиксез рәхмәт җиткерәләр. Бәйрәмнең иганәчесе Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдиновка да рәхмәт белдерәләр», – диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net