Минзәлә театры яңа сезонын Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» драмасы белән башлап җибәрде
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 89нчы иҗади сезонын Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» драмасы белән башлап җибәрде.
«Драма «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында сәхнәләштерелде. Куючы режиссер - Эдуард Шахов, пластика буенча режиссер – Алина Мостаева, композитор – Йосыф Бикчәнтәев, рәссам – Юлия Сираҗетдинова, ут куючы рәссам – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Денис Иванов», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Театрның бу сезоны ачылышы сәхнәдә ике директор басып торуы белән дә үзенчәлекле булган. Чөнки сезон ачылышына Кариев театры директоры итеп билгеләнгән элеккеге директор Илнур Гайниев та кайткан. Театр артистларына төрле номинацияләрдә театр бүләкләрен алар яңа директоры Фаяз Хизбуллин белән икәү тапшырган.
«Яңа сезонга аяк басабыз. Минзәлә театры традицияләрен дәвам итеп алга таба иҗат итәрбез», – дип тамашачы алдында беренче тапкыр театрның яңа директоры Фаяз Хизбуллин чыгыш ясаган.
«Дебют» номинациясендә Рөстәм Авзалов, «Актерлык дуэты» номинациясендә Чулпан Бәдретдинова белән Фоат Зарипов, «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Илдар Халиков, «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Илсинә Миннемуллина, «Ел артисты» номинациясендә Диләрә Кәримуллина бүләкләнгән.
Театрны шулай ук яңа сезон ачылышы белән Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия «партиясенең Минзәлә җирлеге бүлегенең башкарма сәркатибе Роза Сәлдәева да тәбрикләгән. Театр хезмәткәрләренә нәтиҗәле һәм фидакарь профессиональ хезмәте өчен Минзәлә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырган.
Ул шулай ук бер төркем артистларга һәм театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиевага татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф – гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын биргән.
«Ул кайтты» спектаклендә театр артистлары Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина, Татарстанның атказанган артисты Динара Акматова, Илдар Халиков, Илмир Кашапов, Рифат Хафизов, Илназ Хисмәтуллин, Индира Гайфуллина, Рөстәм Авзалов, Миләүшә Шәяхмәтова катнаша.