Рөстәм Миңнеханов торак төзегән вакытта социаль инфраструктураны үстерергә кушты
Татарстанда республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында алып барыла торган эшнең комплекслы рәвештә башкарылуы гаять мөһим. Торак, социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасы төзелеше бер үк вакытта алып барылырга тиеш. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.
«Бу – Пронстранстволы планлаштыру институты алдында торган иң мөһим бурыч. Казан агломерациясе буенча мастер-план әзерләү кысаларында «Лаеш узелы» һәм «Зур Яшел Үзән» кебек республика күләмендәге зур проектларга федераль акчалар җәлеп итү мәсьәләсен җентекләп тикшерү зарур», - диде ул.
Моннан тыш, торак төзелеше өлкәсендә Хөкүмәткә Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясенең «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча эшчәнлеге кысаларында федераль Хөкүмәт белән бергә эскроу-счетлар кулланып йортлар төзегән вакытта куркынычларны киметү мәсьәләсен дә өйрәнергә кирәк, дип өстәде Миңнеханов.