World News

Хәрбиләрнең пенсиясе һәм дәүләт хезмәткәрләренең эш хаклары 1 октябрьдән индексацияләнә

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Думаның Telegram-каналында 1 октябрьдән хәрбиләрнең пенсиясе һәм дәүләт хезмәткәрләренең эш хаклары 5,1 процентка индексацияләнәчәге хакында белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Хәрбиләрнең пенсиясе 5,1 процентка индексацияләнәчәк. Бу чара 2,8 миллионга якын кешегә кагыла. Социаль йөкләмәләрне үтәү – дәүләтнең берсүзсез өстенлеге», - диде Володин.

Шулай ук түләү агентларының эшчәнлеген контрольдә тотуга кагылышлы закон да үз көченә керә.

«Гражданнар түләү агентлары аша коммуналь хезмәтләр, мобиль элемтә һ.б. өчен түли. Элегрәк әлеге өлкә тулысынча җайга салынмады, бу исә операцияләрнең ачыклыгына куркыныч тудырды. Үз көченә керүче норма моны төзәтәчәк. Закон гражданнарның хокукларын яклауга юнәлдерелгән», - дип искәртте Дәүләт Думасы Рәисе.

Моннан тыш, 1 октябрьдән пират сайтларының «көзгеләре»нә каршы көрәш турындагы закон үз көченә керә, диелә Дәүләт Думасы Telegram-каналында.

Шулай ук федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хаклары да 5,1 процентка индексацияләнәчәк. Биредә клиник үзәкләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләре, федераль югары уку йортлары мөгаллимнәре, гидрометеорология хезмәтендә эшләүчеләр, федераль фән, медицина-социаль экспертиза, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук көч структуралары персоналы хакында сүз бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net