World News

Аксубай прокуратурасы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды

Аксубай районында «Хәтер бакчасы» бөтенроссия акциясе кысаларында яр буе территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан агач утырттылар. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Бу табигатьне саклау акциясендә район прокуратурасы коллективы, шулай ук Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, урманчылык һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләре катнашты.

Үсентеләрне Чабаксар участогы питомнигыннан китерделәр. Дүрт еллык миләш үсентеләре, тамыр системасын зарарламаган килеш, бик пөхтә итеп туфрагы белән казып алынган – димәк, алар яңа урында яхшы үсеп китәчәк. Сибү өчен суны уңайлы һәм якын булган инештән алдылар.

«Агачлар утырту, бу һәрвакыт сөенечле вакыйга. Өстәвенә, мондый акцияләргә прокуратура, полиция кушылганда. Бу – волонтерлык экология хәрәкәтләрендә катнашу өчен барлык башка оешмалар һәм ведомстволарга үрнәк», – дип билгеләп үтте Аксубай урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Андрей Ильмухин.

Читайте на 123ru.net