Татарстанда 23 градуска кадәр җылы һәм явым-төшемсез һава торышы көтелә
Бүген, 29 сентябрьдә, Татарстанда коры һәм җилле һава торышы саклана, температура фоны бераз күтәрелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы була. Сизелерлек явым-төшем көтелми.
Җил секундына 7-12 метр тизлек белән көньяк-көнбатыштан исә. Вакыт-вакыт аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк, шул исәптән Казанда да (бу кичәгегә караганда бераз кимрәк).
Төбәк территориясенең күпчелек өлешендә шактый җылы төн булганнан соң көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылына (ТР башкаласында +21..+23 градуска кадәр).