World News

Ирина Волынец илдә туучылар санын арттыру ысулын тәкъдим итте

Баласы булмаган кешеләргә салым салу демографиягә сизелерлек йогынты ясамаячак. Бу фикерне «Татар-информ»га Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец әйтте.

Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гурулев Россиядә баласы булмаган кешеләргә салым салырга тәкъдим иткән иде.

Татарстанның балалар омбудсмены фикеренчә, кешеләр салым түләмәс өчен генә бала тапмаячак. Әмма шул ук вакытта ул Гурулевның бу идеясен балалар йортлары ихтыяҗына өстәмә акча юнәлдерү өчен рациональ дип атады.

Ирина Волынец фикеренчә, балалы гаиләләргә стимул бирә торган ярдәм чаралары туучылар санын арттырырга ярдәм итәчәк.

«Әгәр һәр бала белән гаилә байый икән, нәкъ шушы илдәге демографик хәлне яхшыртуга яхшы дәва булачак», – диде ул.

Шулай ук, аның сүзләренчә, традицион гаилә кыйммәтләре абруен арттыру максатыннан мәгълүмат мәйданында да актив эшләргә кирәк.

«Күпбалалы гаилә булу абруйга әйләнергә тиеш», – диде ул.

Читайте на 123ru.net