Казанда шагыйрь Һади Такташ истәлегенә багышланган экскурсия үтте
Казанда татар шагыйре Һади Такташ истәлегенә багышланган «Такташ эзләре буйлап» дип исемләнгән җәяүле экскурсия узды. Чарага җыелучылар башкалада Такташка бәйле булган истәлекле урыннар белән танышты, бөек шагыйрь каберенә чәчәкләр куйды, рухына дога кылдылар.
Экскурсияне тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова алып барды.
Экскурсиядә Такташ иҗаты белән кызыксынучылар шагыйрь турында әле моңа кадәр белмәгән фактларны ачты. Сәяхәт Яшь тамашачы театры бинасы яныннан башланып китте. Тарихи чыганаклар буенча, Такташны Казанда иң беренче нәкъ менә шунда күргәннәр.
Миләүшә Хәбетдинова Такташның 1931 елда төшкән фотосын күрсәтә
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәхран
Һади Такташ Казанга 1922 нче елда килә. Монда ул иҗат белән шөгыльләнгән, матбугатта кайнаган, татар редакцияләрендә җаваплы сәркатиб булып эшләгән. Миләүшә Хәбетдинова сүзләренә караганда, Казанда Такташ беренче адымнарын Татар дәүләт театрында суфлер буларак ясаган. Соңыннан ул төрле елларда «Чаян», «Октябрь яшьләре», «Азат хатын» журналларының җаваплы сәркатибе булып хезмәт иткән.
«Экскурсиягә әзерләнгәндә китаплар, язып калдырылган хатирәләргә таяндым. Без Айдар белән (Миләүшә Хәбетдинованың ире Айдар Хәбетдинов – галим, язучы, тарих фәннәре докторы – авт.) Такташны традицион булмаган хатирәләр аркылы, шәхес буларак ачарга тырышырбыз. Чөнки бу – 1920 еллар, бик үзенчәлекле, авыр чор», – диде Миләүшә Хәбетдинова.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәхран
Экскурсия Казанның Горький паркы зиратында шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәхран