World News

Ветеринария идарәсе этләрне урамда хуҗасыннан башка йөрткән өчен штрафлар турында сөйләде

Этләрне мәҗбүри теркәү турында закон проекты үз көченә кергәннән соң, 2025 елда Татарстанда йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар гамәлгә керәчәк. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«ТР Административ хокук бозулар кодексына закон проекты әзерләнде. Әгәр аны хупласалар, 1 июльдән этләрне урамда хуҗасыннан башка йөрткән һәм аларны мәҗбүри теркәү таләбен үтәмәгән өчен штрафлар гамәлгә керәчәк. Гражданнарны моның өчен 2-4 мең сум күләмендә штраф көтә», - диде ул.

Законны кабат бозган очракта, административ җәза күләме 5 мең сумга кадәр артачак. Беркетмәләр төзү һәм административ эшләрне карау белән ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе шөгыльләнәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда этләрне ирекле теркәү 2025 елдан мәҗбүри булачагы хакында хәбәр иткән иде.

Читайте на 123ru.net