World News

Россиядә милли проект буенча 1,5 мең км туристик маршрут яңартылачак

2024 ел дәвамында Россиядә 1,5 мең чакрым туристик маршрут яңартылачак, дип хәбәр ителә Росавтодор телеграм-каналында.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, трассаларның сыйфаты сәяхәтчеләрнең хис-кичерешләренә турыдан-туры йогынты ясый. Туризмның әлеге төренең популярлыгын арттыру өчен, ел башыннан илдә 440 чакрым маршрут тәртипкә китерелгән инде. Бу региональ һәм җирле юллар, алар төрле тарихи истәлекле урыннарга, табигый комплексларга һәм архитектура һәйкәлләренә алып бара.

Мәсәлән, Кабарда-Балкариядә Чегем шарлавыкларына илтүче юл участогы яңартылган, Ленинград өлкәсендә — Иске Ладогага, Санкт-Петербургта һәм Суздальдә тарихи урамнар тәртипкә китерелгән.

Эш Россиядә Президент Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла торган «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында алып барыла.

Читайте на 123ru.net