World News

Икътисадчы Колташов: Казандагы саммит Россиянең БРИКС лидерларының берсе булуын күрсәтә

БРИКС саммитын Казанда уздыру Россиянең һич кенә дә изоляциядә булмавын ачык күрсәтә. Мондый фикерне «Татар-информ»га икътисадчы, Яңа җәмгыять институты директоры Василий Колташов белдерде.

«Россия – БРИКС лидерларының берсе. Ул гадәттән тыш актив эшли һәм БРИКС стратегиясе үсешенә зур йогынты ясый. Монда сүз Россия рәислегендә гамәлгә ашырылган 200 чара турында гына түгел, шулай ук АКШтан бәйсез исәп-хисап системасын булдыру буенча алып барыла торган эш турында да бара. Бу БРИКС илләре һәм берләшүгә юнәлеш тоткан дәүләтләр арасында милли валюталарда сәүдә эшләре алып баруны үстерү», - диде Колташов.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта халыкара сәүдә өлкәсендә үзгәртеп кору бара, һәм анда Көнбатыш дөнья үзәге ролен югалтты.

«Чынлыкта үзәк инде юк. Асылда бу дөнья төзелеше өчен яңа икътисади фундамент булдыру. Аны бүген күп полярлы дип атыйлар», – дип өстәде спикер.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак.

Читайте на 123ru.net