World News

Юстиция министрлыгында бушлай юридик ярдәмнән файдалана алучылар турында искәрттеләр

Бушлай юридик ярдәмгә берничә категория кеше исәп тота ала. Аларның исемлеге Россия законнары белән билгеләнгән. Шундый кешеләр арасында 1 һәм 2 төркем инвалидлар, аз керемле гражданнар, инвалид балалар, Бөек Ватан сугышы катнашучылары бар, дип сөйләде Татарстан Юстиция министрлыгы башлыгы Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасының төбәк белән идарә итү үзәгендә.

Бушлай юридик ярдәм – ул бушлай бирелә торган дарулар кебек, дип билгеләп үтте спикер. Ягъни алар өчен пациент түләми, дәүләт түли. Шуңа күрә хакимият, мондый институтны кабул иткәндә, адреслылык принцибыннан чыгып эш итә, дип ачыклык кертте ул.

«Шул сәбәпле закон мондый төр ярдәмгә исәп тота ала торган кешеләр категорияләре исемлеген билгели дә», – дип аңлатты Заһидуллин.

Министр өстәп әйткәнчә, әлеге исемлек сәяси һәм иҗтимагый вәзгыятькә карап даими рәвештә үзгәреп тора. Мисал итеп ул махсус хәрби операцияне китерде. Ул башлангач исемлеккә махсус операция катнашучылары һәм аларның гаиләләре өстәлде.

Читайте на 123ru.net