World News

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда бозлавык хасил булу турында кисәтә

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне якын көннәрдә Татарстан юлларында бозлавык барлыкка киләчәк дип кисәтә. Машиналарны кышка әзерләргә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Метеорологлар фаразлавынча, 9-13 октябрьдә яңгыр һәм һава температурасының -8 градуска кадәр төшүе көтелә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңгыр көтелә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Читайте на 123ru.net