World News

Татарстанда бала тугач бирелә торган түләүләрне индексацияләү турында сөйләделәр

2024 ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык гаилә бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү алган. Бу чараны финанслауга гаиләләргә 502 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән, дип яза «Татар-информ».

«Бала тугач бер тапкыр бирелә торган ярдәм чарасын Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге ата-аналарның берсенә күрсәтә. 2023 елда республикада эшләмәүче гражданнарга якынча 111 млн сум 4,8 мең пособие билгеләнгән. Моннан тыш, узган ел эшләүче кешеләргә бала туганда бер мәртәбә бирелә торган 26,7 мең пособие түләнгән, бу 610 млн сумнан артык булган», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.

Ведомствода аныклаганча, пособие күләме сабыйның туган көненә билгеләнә. Шулай итеп, 2023 елның гыйнварыннан ул 20,4 мең сум тәшкил иткән, ә 2023 елның 1 февраленнән 22,9 мең сумга кадәр арткан. Быел пособие 7,4 процентка индексацияләнгән һәм 24,6 мең сум тәшкил итә.

Пособие алу өчен эшләүче ата-ана эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Эшләмәүче ата-анага Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге клиент хезмәтенә яки шундый хезмәт күрсәтә торган күпфункцияле үзәккә гариза бирергә кирәк. Гариза шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә.

«Керем дәрәҗәсенә карамастан, түләү Татарстанның барлык гаиләләренә каралган һәм һәр балага бирелә. Акчаны опекуннар, уллыкка алучылар яки тәрбиягә алган ата-аналар да алырга мөмкин», - дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Читайте на 123ru.net