Үзбәкстан дини дошманлык җирлегендәге җинаятьләр өчен җәзаны көчәйтте
Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев дини хорафатлар нигезендә, бер төркем затлар тарафыннан яки корал кулланып аңлы рәвештә ясалган җиңелчә тән җәрәхәтләре өчен җәзаны катгыйландыра торган законны имзалады. Бу хакта Vesti.az порталы хәбәр итә.
Портал үзбәк гаммәви мәгълүмат чараларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, хәзер моның өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Җинаять кодексының 109 маддәсенең яңа редакциясе нигезендә, югарыда күрсәтелгән мотивлар буенча кылынган җинаять өчен ирекне чикләү яки 1 елдан 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шул ук вакытта, авырайта торган шартлардан тыш аңлы рәвештә ясалган җиңелчә тән җәрәхәтләре өчен җәза элеккечә калган: штраф, төзәтү эшләре яки 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Бер үк вакытта, эшкә сәләтлелекне югалту яки сәламәтлекнең кыска вакытлы какшавына китермәгән аңлы рәвештә ясалган җиңелчә тән җәрәхәтләренә бәйле очраклар җинаять түгел дип табылган. Хәзер мондый гамәлләр өчен, административ җәза биргәннән соң бер ел эчендә кабат кылынган очракта, штраф яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу каралган.
Үзгәрешләр илдә иминлекне арттыруга юнәлдерелгән.