World News

Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Аксубай волонтерларына соклануын белдерде

Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның районга сәфәре волонтерлар штабы оештырылган Яшьләр үзәгендә тәмамланды. Бинага керү юлында – кышка керер алдыннан хәрбиләргә окопта җылыну һәм ашарга әзерләү өчен кирәк булган окоп шәмнәре яна, фойе идәнендә маскировкалау челтәрләре җәеп куелган иде. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

«Волонтерлар хәрәкәте эшли башлаганнан бирле бөтен район буенча тынгы белмәс хатын-кызлар көче белән 34 гектар маскировкалау челтәре үрелде. 14 квадрат метрдан бераз гына зуррак булган челтәрнең үзбәясе – 13 мең сумга, антидрон плащ – 1250 сумга төшә, ә кибеттә әзер плащ 7 мең сум тирәсе тора», – дип уртаклашты волонтер Рәмзия Паймулкина.

«Мин сезгә, хатын-кызлар, Ватанны яклаучылар турында кайгыртуыгызга сокланам, сезнең алда баш иям», – дип билгеләп үтте Олег Морозов.

Район кешеләренең тегү машинкасын өйләреннән алып килүләре парламентарий өчен гаҗәп булды, аларның берсен кыска вакытлы ялга кайткан «Хөсәен» кушаматлы якташ бүләк иткән.

Депутатның ярдәм итү тәкъдименә хатын-кызлар аңардан яңа тегү машинасы һәм аерым оверлок машинкасы сорады.

Махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк ташучы ир-атлар Олег Морозовка һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Мингуловка, егетләр мохтаҗ булган әйберләр турында әйтте.

«Кыш алдыннан безгә Ватан сакчыларына, блиндажларда җылы булсын өчен, ким дигәндә 35 мич алып барырга кирәк. Хәзер, азат ителгән территорияләр күбәйгәч, хәрбиләр миноэзләгечләр сорый, әгәр элек аларны һавадан дроннар һөҗүмгә тотса, хәзер дошман чигенү юлларын эзли», – дип сөйләде ир-атлар.

Олег Морозов ватанпәрвәрлек рухын һәм аксубайлыларның фронтка ярдәм итү теләген билгеләп үтте. Чөнки һәрвакыт җиңү тылда да булды. Якташларының кайгыртуы һәм үзара ярдәме нәтиҗәсендә, анда – алгы сызыкта алар тылның ышанычлы булуын яхшы белә.

Читайте на 123ru.net