World News

Татарстанда үз эшен яңа ачкан эшкуарларның 350 мең сумга якын субсидия алу мөмкинлеге бар

Татарстанлыларның үз эшен ачу өчен 350 мең сум күләмендә дәүләт ярдәмен алу мөмкинлеге бар. Субсидияләр социаль килешү төзегән очракта бирелә, дип аңлаттылар ТР Икътисад министрлыгында.

28-31 октябрьдә үз эшен яңа ачкан эшкуарлар өчен онлайн-укулар үткәреләчәк. Аларга программада катнашу өчен кирәкле планны ничек төзергә икәнлеген аңлатачаклар, эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре һәм башка кайбер файдалы күнекмәләр турында сөйләячәкләр. Укуларны «Минем бизнес» үзәге үткәрә. Бу инде курсларның тугызынчы агымы – ел башыннан алып 200дән артык кеше белем бирү чараларын узды.

Дәүләт ярдәме Россиядә РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырыла торган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында тәкъдим ителә.

Министрлыкта искәртүләренчә, татарстанлылар шәхси эшкуарлык эшчәнлеге яки үзмәшгуль сыйфатында эшчәнлек алып баруга социаль килешү төзи ала.

Читайте на 123ru.net