World News

Татарстанда көндез 7 градус җылы булачак

Бүген, 12 октябрьдә, Татарстанда моңарчы төньяк антициклон йогынтысында урнашкан салкын һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Явым-төшем көтелми.

Җилнең юнәлеше төньяк-көнчыгыштан көнчыгышка үзгәрә, тизлеге секундына 6-11 метрга кадәр кими. Кайвакыт, шул исәптән Казанда, аның тизлеге секундына 13 метрга җитәчәк (Бофорт шкаласы буенча секундына 10,8 метрдан 13,8 метрга кадәр тизлек белән исүче җил көчле дип атала).

Салкын төннән соң (-2..-7 градус) көндез Татарстанда һава +2..+7 градуска кадәр җылына (ТР башкаласында — +4..+6 градуска кадәр).

Элегрәк синоптиклар Татарстанда якын көннәрдә аномаль салкын һава торышы була, дип кисәтте.

Читайте на 123ru.net