World News

Казан укучылары көзге каникулга чыга

Казанның барлык мәктәпләрендә 21-29 октябрьдә көзге каникул була. Бу чорда балалар белән барлык күчмә чаралар гамәлдән чыгарылган. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Гомуми белем бирү учреждениеләрендә бу вакытта бары тик административ командалар гына эшли. Татарстанның башка муниципалитетлары мәктәпләрендә каникуллар 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр уза», – диелә хәбәрдә.

Казанның балалар бакчаларында БРИКС саммиты көннәрендә дежур төркемнәр эшли. Әгәр ата-аналар балаларын өйдә калдыра алса, узган көннәр өчен түләүне яңадан исәпләп чыгарырга җыеналар.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре 21 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр эшен туктата. Аларның хезмәткәрләре дистанцион эшләячәк, ә 25 октябрьдән гадәти режимга кайтачак.

Югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары дистанцион форматта 27 октябрьгә кадәр укуларын дәвам итә.

Читайте на 123ru.net