World News

Татарстанның 1,1 меңнән артык пенсионеры чит илдә яши

Чит илдә яшәүче Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елына бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш. Хәзер алар моны дәүләт хезмәтләре порталында эшли ала. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хәзерге вакытта Татарстаннан 1,1 меңнән артык пенсионер чит илдә яши. Алар Эстония, Швейцария, Чехия, Франция, Үзбәкстан, Төркия, АКШ, Португалия, Польша, Норвегия, Нидерланд, Мексика, Италия, Испания, Израиль, Греция һәм башка илләрдә яши», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га матбугат хезмәтендә.

Кешеләр шәхесләрен Россия консуллыклары яки илчелекләре аша раслый, шулай ук документларны Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенә җибәрә. Хәзер моны эшләү мәҗбүри түгел. Шәхесне биометрия буенча дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында электрон гаризага имза куеп расларга мөмкин. Ике гамәлне дә өйдән чыкмыйча гына смартфон ярдәмендә башкарып була. Бердәнбер шарт - расланган хисап язмасы булу.

«Фонд бүлеге билгеләнгән пенсияләр кайсы илдә яшәүгә карамастан, ә социаль пенсия Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданнарга гына түләнә», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Читайте на 123ru.net