Максатчан юнәлеш буенча укыган студентларга дипломны эшләгәч кенә бирергә тәкъдим иттеләр
Максатчан юнәлеш буенча белем алган студентларга югары уку йортын тәмамлау турындагы дипломны предприятиедә өч ел эшләгәннән соң гына бирергә тәкъдим ителә. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов шундый тәкъдим белән чыкты. Шул хактагы инициативаны ул Мәгариф, Фән һәм югары белем министрлыкларына юллаган. Бу хакта Ura.ru сайты хәбәр итә.
Парламентарий фикеренчә, югары уку йортларын тәмамлаучы кайбер яшьләр килешү йөкләмәләрен үтәми һәм бу кадрлар кытлыгына китерә. Алар котылу чарасын таба һәм оешмаларга кире әйләнеп кайтмый.
Нилов фикеренчә, әлеге проблема якын арада массакүләм төс алырга һәм базар балансында тискәре чагылыш табарга мөмкин.
Элегрәк Татарстанның югары уку йортларына максатчан юнәлеш буенча белем алган студентлар җыю буенча Россиянең ун төбәге арасына керүе хакында хәбәр ителгән иде.