World News

Казан Кремле диварларында БРИКС саммиты уңаеннан утлы шоу кабыздылар

Кичә кич Казан Кремле диварларында БРИКС саммиты уңаеннан яктылык шоуы трансляцияләнә башлады. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда катнашучы илләрнең мәдәниятләре элементлары һәм орнаментлары, шәһәр силуэтлары, тарихи күренешләре һәм БРИКС телендә сәламләүләр белән шоу 21-24 октябрьдә күрсәтеләчәк, дип искәрттеләр ведомствода.

Уналтынчы тапкыр үткәреләчәк БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. 33 дәүләт вәкилләре саммитта катнашачагын раслады. РФ Президенты Владимир Путин саммит кысаларында 17 ике яклы очрашу уздырырга планлаштыра. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин сүзләренчә, бу көннәрдә шәһәр якынча 20 мең кунак кабул итәчәк.

Видео: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Читайте на сайте