Бразилиянең тышкы эшләр министры Мауро Луис Иекер Виейра Казанга килде
Казанга Бразилиянең тышкы эшләр министры Мауро Луис Иекер Виейра килде. Ул БРИКС саммитында Бразилия делегациясен җитәкләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.
Исегезгә төшерик, кичә Бразилия Президенты Луис Инасиу Лула да Силва сәламәтлек хәле буенча саммитка килә алмаячагы билгеле булды. Ул имгәнгән, табиблар озак очышлардан тыелырга киңәш иткән. Ул саммитта видеоконференция форматында катнашачак.