World News

Миңнеханов социаль челтәрдә БРИКС саммитына килгән дөнья лидерлары фотоларын урнаштырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килгән дөнья лидерлары фотосурәтләрен урнаштырды.

«Башладык! #БРИКС #BRICS2024», - дип язган фотолар янына республика җитәкчесе.

Фотода Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Мисыр Президенты Абдел Фаттах әс-Сиси һәм Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса төшкән.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда уналтынчы БРИКС саммиты башлана. Ул өч көн дәвам итәчәк. Чара берләшмә катнашучысы булган илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасы белән башлана. Алар рәсми булмаган төшке ашка җыела.

Читайте на сайте