World News

Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан видео күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан видео күрсәтте.

Видеода төрле милләт кешеләре күрсәтелә, алар бергәләшеп бәйрәмгә – Халыклар берәмлеге көненә әзерләнә. Бер-берсенә ризыклар әзерләргә булыша, бергәләп табын коралар, бәйрәм итәргә утыргач, бер-берсен котлыйлар. Роликта Татарстан Халыклары ассамблеясенең милли бергәлекләр вәкилләре төшкән.

«Бәйрәмгә әзерләнү – һәрвакыт дулкынландыра. Әмма иң мөһиме, бу вакытта якыннарыңның янәшә булуы, аларның һәммәсе аеруча якын, алар белән бергә булу мизгелләре – алтын бәясенә тиң!» – диелә видеороликта.

Рөстәм Миңнеханов постта язганча, Татарстан милләтләр дуслыгы һәм үзара аңлашу үрнәге булып тора.

«Бәйрәм белән дуслар! Безнең көч – бердәмлектә! Татарстан – милләтләрнең һәм конфессияләрнең дус һәм аңлашып яшәү үрнәге. Бергә булыйк – бердәм булыйк!» – дип язган республика җитәкчесе.

Читайте на 123ru.net