World News

Тукай районының Теләнче Тамак авылында 2 меңнән артык агач утырттылар

Тукай районының Теләнче Тамак авылы өмә оештырып, 2 меңнән артык агач – нарат, чыршы һәм имән утыртты. Бу хакта «Якты юл» газетасы яза.

Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов экология акциясендә катнашучыларга һәм Алабуга урманчылыгына ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.

«Теләнче Тамак халкы үз туган җиренә чын мәхәббәтен күрсәтеп, аның йөзен үзгәртеп, аны тагын да яшел һәм уңайлы итте. Бу мисал Тукай районының башка халкын да аларның үрнәгенә иярергә, туган якларын матурлау һәм яшелләндерүгә үз өлешләрен кертүгә илһамландыра», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net