World News

Саратов Җәмигъ мәчетенә яңа гөмбәзләр куйдылар

Шушы көннәрдә Саратов Җәмигъ мәчетенә реконструкция кысаларында яңа гөмбәзләр куелды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

2024 елның язында эшчеләр төп гөмбәзне тулысынча алмаштырган, ә 29 октябрьдә кече гөмбәз урнаштырылган.

Искәртеп үтик, баштарак Саратов Җәмигъ мәчете комиссиясе төзелде, аның җитәкчесе мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Мохитов. Мәчетне реконструкцияләүне әлеге орган контрольдә тота.

Бер ел дәвамында осталар гөмбәзләрнең искергән тышлыгын алмаштырган. Башта алар яшел булса, хәзер Җәмигъ мәчетен көмеш төсендәге гөмбәзләр бизәячәк. Шулай ук манара да төзекләндерелгән: шпилен буяганнар, икенче кат кирпечне яңарту эшләре башкарылган. Бүген хатын-кызлар намаз залының ярымгөмбәзен монтажлау, шулай ук мәчетнең эчке бизәлешен эшләү дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net