Казан Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң популяр өч юнәлеш арасына керде
Казан Яңа ел каникулларында ял итү өчен иң популяр юнәлешләр рейтингында өченче урынны алды. Бу хакта «Газета.ру» интернет басмасы «Отелло» сервисы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Рейтингта Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе – беренче, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе икенче баскычта урнашты.
Тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, россиялеләрнең 40 процентка якыны Яңа ел бәйрәмнәрендә ил буйлап сәяхәт итәргә ниятли. Респондентларның 28 проценты бу чорда өйдә яки дачада ял итәргә тели, ә 6 проценты чит илгә юл тотарга планлаштыра. Сораштыруда катнашучыларның һәр бишенчесе әле Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек һәм кайда ял итәчәген белми.
Туристик сәфәргә җыенган россиялеләрнең яртысына якыны бер атналык сәяхәткә юл тотарга ниятли. Респондентларның 29 проценты берничә көн сәяхәт итәргә җыена, ә һәр бишенчесе Яңа ел бәйрәмнәренең буеннан- буена өеннән читтә ял итәргә тели.
Искәртеп узабыз, Яңа ел бәйрәмнәрендә россиялеләр 11 көн рәттән – 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял итәчәк.