Иваново татарлары «Татарча диктант» язганнан соң үз куллары белән милли курчаклар ясаган
Иваново шәһәре «Чебешләр» Татар якшәмбе мәктәбе укучылары ел саен уздырыла торган «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясендә катнашты. Диктант язганнан соң алар мастер-класс та үткәргәннәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Белем» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, «Чебешләр» Татар якшәмбе мәктәбе укытучысы Гөлнара Шакирова хәбәр итте.
Иваново татарлары 6 ел рәттән «Татарча диктант» акциясендә катнаша. Диктантны «Белем» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, «Чебешләр» Татар якшәмбе мәктәбе укытучысы Гөлнара Шакирова укыган.
«Иваново татарлары бу көнне җир шарының төрле почмакларында яшәүче ватандашларының бер өлеше булуын чын күңелдән тойды. Шунысы куанычлы, Иваново милләтләр йортына диктант язарга балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, якыннары, туганнары да килде», – диде укытучы Гөлнара Шакирова.
Быел диктантны язучылар онлайн һәм офлайн форматта катнашкан. Милләтләр йортына килә алмаган милләттәшләребез зум аша кушылган.
«Безгә, оештыручыларга, өч текст арасыннан сайларга мөмкинлек бирелә. Мин быел чит илдә яшәүче татарлар өчен булган текстны сайладым, чөнки катнашучылар арасында телне өйрәнүдә беренче адымнарын ясый башлаган балалар да бар иде», – диде Гөлнара Шакирова.
Диктант язганнан соң катнашучылар үз куллары белән татар милли киемнәре кигән курчаклары ясаган.