Башкортстанның БСТ телеканалы бәйсез медианы республикадагы вазгыятьне тотрыксызландыруда гаепләде
БСТ фаразынча, бу "мәгълүмати һөҗүм" артында - "НАТО илләренә эшләүчеләр" тора. Сюжетта ялган мәгълүмат таратучыларның берсе буларак башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовны һәм "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимованы күрсәтәләр.